Соңгы елларда республика халкы еланнар күбәюгә зарлана. Ә быел алар кешеләргә аеруча еш очрый.
"Элек күл ярлары чиста иде. Әмма соңгы елларда күл кибә башлады һәм тирә-ягын камыш басты. Шул рәвешле анда еланнар күбәйгәннән-күбәя. Балаларны урамга чыгарырга да куркабыз. Еланнар ихатага ук керә. Авыл хакимиятенә дә бу проблема белән мөрәҗәгать итеп карадык, алар акча юклыгына сылтанды һәм кирәкле чаралар күрмәде. Зинһар, ярдәм итегез!" - ди редакциягә килгән хатта Авыргазы районының Кәлчербуран авылында яшәүчеләр.
Чыннан да, республикада яшәүчеләр еланнар куркыныч тудырмый дисә дә, җәй башында алар бала чыгара. Белгечләр әйтүенчә, бу вакытта алар агрессив була да инде. Урындагы хакимият әлеге проблеманы хәл итүгә алынсын өчен берәр бәхетсезлек очрагы теркәлергә тиешме икән? Халыкның мөрәҗәгате ни өчен кабул ителми? Әлеге сорау һаман да ачык кала.