+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
18 июнь 2020, 05:10

97 яшьлек әби бер сугуда юан түмәрләрне яра

Авыргазы районында яшәүче бу шук әбине тирә-яктагылар да яхшы белә.

Авыргазы районында яшәүче бу шук әбине тирә-яктагылар да яхшы белә.
Авыргазы районында 97 яшьлек пенсионер яши, ул бер минут та эшсез утыра алмый. Ул бер сугу белән юан агачларны яра, чалгы белән печән чаба. Өлкән яшьтәге бу хатын бәйләм бәйли, шигырьләр яза һәм җырлый.
Рәзифә Әгъзам кызының яшьлеге сугыш елларына туры килгән. Үткен, чая холыклы кызның әтисе фронтка киткән, ә унҗиде яшьлек кыз кырда эшли башлаган.
Бүген инде аның 18 оныгы, 19 оныкчыгы бар. Ул тормышка оптимистларча карый, бик аралашучан, җиңел хәрәкәтләнә.
Әби бакчага су сибәргә дә, башка хуҗалык эшләреннән дә тартынып тормый. Аның хыялы - 100 яшен күңелле итеп билгеләү.
Фото:Bash.News
Читайте нас