+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
18 июнь 2020, 07:00

"Акылдан шаштырасыз бит инде!"

Коронавирус таралу турындагы хәбәр халыкта психоз барлыкка китерә башлаган.

Коронавирус таралу турындагы хәбәр халыкта психоз барлыкка китерә башлаган.
Ишембай халкы хакимияттән үзләрен "психикага басымнан" коткаруны сораган. Алар өчен катлаулы хәл коронавируска бәйле рәвештә барлыкка килде.
Төбәк хөкүмәтенә социаль челтәргә шәһәр кешеләре исеменнән Ольга Г. язган. Ул инде өченче ай урамда сәгать ярым-ике сәгать саен инфекция куркынычы турында махсус җайланмалар аша искә төшерүләренә зарланган.
"Якын кварталларда яшәүчеләр бу хәбәрләрдән акылдан шашты инде! Бу - чын-чынлап паника һәм киңкүләм психозның күренеше! Халыкның психикасына шул кадәр басымнан коткарыгыз!" - дип язган Ольга.
Моннан тыш, хатын-кыз сүзләренчә, күптән түгел тавыш көчәйткечләрне киңкүләм мәгълүмат чарасы буларак куллана башлаганнар. Алар аша суда хәвефсезлек чаралары турында искә төшерәләр.
Фото:gb4miass74.ru
Читайте нас