+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
19 июнь 2020, 07:20

Ерткыч та болай итмәс...

Даими кыйналуга түзгән гарип бүген волонтерлар кулында.

Даими кыйналуга түзгән гарип бүген волонтерлар кулында.
Уфа волонтерлары Владимир исемле бәхетсез инвалидны опекага алган. Ир Иглин районының Кудеевка авылында яшәгән. Аның коточкыч тарихын волонтерлар белгәч, битараф кала алмый һәм аны шәһәргә алып киләләр.
Владимир абыйсы белән шәхси йортта яшәгән. Анда хәлләр коточкыч - тулы антисанитария. Туган абыйсы даими эчә һәм Володяны кыйный, аның пенсиясен ала. Инвалид үзен яклый алмый: үзен начар хис итә, караватыннан тора да алмый, чөнки 2012 елда аның аягын кискәннәр.
Чираттагы шундый һөҗүмнән соң урындагы халык волонтерларга мөрәҗәгать итәргә булган. Владимир авыр хәлдә, ә абыйсы волонтерлар килгәндә дә исерек булган.
Ирне Уфага алып килгәннәр. Хостелда аны алырга теләмәгәннәр: урын-җир өстендә яткан кеше беркемгә дә кирәкми. Инвалид өчен аерым фатирга түләп торалар, медосмотр уздырганнар. Табиблар куйган диагноз да яхшыдан түгел: иргә операция таләп ителә. Операция өчен анализлар тапшырырга кирәк, ә бу 6-10 мең сум тирәсе. Волонтерлар бүген ирне коткару өчен халыктан акча җыя.
Фото:Bash.News
Читайте нас