+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
23 июнь 2020, 06:45

Сөенче! Бушлай җир участогы бирделәр! Дуңгыз фермасы янында...

Күпбалалы гаиләләр генә мондый күршелеккә бер дә шат түгел...

Күпбалалы гаиләләр генә мондый күршелеккә бер дә шат түгел...

Ишембай районында 10 гаиләгә ташламалы шартларда төзелеш өчен җир участогы бирелгән. Шуларның бишесе — күпбалалы гаиләләр. Әмма бу җирләрдә өй төзү түгел, берничә сәгать тә торып булмый, янәшәдә генә - дуңгыз фермасы һәм тирес саклау урыны.

Бу хәл 2018 елда ук башлана. Ул чакта районара прокуратура район башлыгыннан закон бозу очрагын бетерүне таләп итә, әмма бу эшләр башкарылмаган.

— Бу хәл судка мөрәҗәгать итү өчен нигез булды. Ишембай шәһәр суды прокуратураның дәлилләре белән тулысынча килеште, җир участокларын түләүсез бирү шартнамәләрен дөрес түгел дип таныды һәм хакимияттән гражданнарга яңа җир участоклары бирерүне таләп итте, — дип аныкладылар ведомствода.

Фото:pxhere.com
Читайте нас