+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
25 июнь 2020, 13:10

Барып җиттек...

Бу хәлне ничек аңларга?

Бу хәлне ничек аңларга?
Стәрлетамакта яшь егетне эзлиләр, ул подъездларга кереп, хәҗәтен үти икән... Берничә тапкыр шәһәр халкы Гоголь урамы төбәгендә бу кешене үз йортларында күргән. Хокук бозучының чираттагы эпизодын видеокүзәтү камерасы теркәгән.
- Ул үзен шикле тотты. Башта урындагы халык аны наркотик калдыручы дип уйлаган, тик подъездларның берсендә күзәтү камерасы хулиганның сәер мавыгуларын ачкан.
Ул безнең подъездларга бәдрәфкә йөри икән. Бу коточкыч хәл! Бәлки, аны берәрсе таныр һәм без аны бергә таба алырбыз? - ди шәһәрдә яшәүче Светлана П.
Ул арада Стәрлетамак халкы шәһәрдә җәмәгать бәдрәфләре җитешми, дип зарлана. Алар билгеләп үткәнчә, бәлки, егетнең тәрбия белән проблемалары бардыр.
Хәзер егетне видеоязма буенча эзлиләр.
Читайте нас