+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
26 июнь 2020, 16:10

Хатынны җир астыннан эксковатор белән чокып алдылар...

Уфаның Калинин паркында коточкыч хәл булган. Җинаятьче кулга алынды.

Уфаның Калинин паркында коточкыч хәл булган. Җинаятьче кулга алынды.
Уфада яшәүче 44 яшьлек ир узган ел Сипайлово бистәсеннән 35 яшьлек хатын-кыз белән танышкан. Бераздан ир аны үз фатирын сатарга күндерә, риэлторлар хезмәтләрен тәкъдим итә. Килешү 2019 елның гыйнварында уңышлы уза, шуннан соң хатын юкка чыга.
Февральдә аны полициягә мөрәҗәгать иткән туганнары эзли башлый. Тиздән шымчылар хатын юкка чыкканчы фатирны сату фактын ачыклый.
Билгеле булуынча, фатирны саткач, ир хатынны гаражга килешүне билгеләргә чакырган. Табын вакытында ул аңа һөҗүм иткән, буып үтергән һәм мәетне гаражда калдырган. Ә 2019 елның февралендә, нәкъ менә аны туганнары эзли башлагач, шикләнелүче гәүдәне Калинин паркында күмәргә карар кылган.
Тоткарланганнан соң, икенче көнне 44 яшьлек ир Калинин паркында гәүдәне күмгән урынны күрсәткән. Мәетне җир астыннан экскаватор чокып чыгарды.
Фото:bashnews.ru
Читайте нас