+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
29 июнь 2020, 12:25

Кызың өчен булса да яшәргә тиеш идең...

Сәхнәләрдә очып кына йөри иде...

Сәхнәләрдә очып кына йөри иде...

Бүген «Уралтау» бию ансамбленең 33 яшьлек солисткасы Эльвира Моратованың фаҗигале үлеме турында мәгълүм булды.

Ул Учалы филармониясендә эшли иде. Фаҗигале үлем турында филармониянең рәсми вәкилләре хәбәр итте. Билгеле булганча, кыз ире белән бик нык талашканнан соң, ир өеннән чыгып киткән. Биюче сөеклесен эзләргә ташлана, тик эзләү нәтиҗә бирми.

Өйгә кайткач, кыз иң соңгы адымга бара.

Фаҗига узган ялларда булган.
Эльвира Моратова 1987 елда туган. Учалы сәнгать һәм мәдәният колледжын тәмамлаган. 2011 елда Чиләбе Дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. 2010 елдан С. Низаметдинов исемендәге Учалы сәнгать һәм мәдәният колледжында “Хореография иҗаты” бүлегендә укыта.
Артист Учалы филармониясендә 10 елдан артык эшләгән һәм тамашачыларның яраткан биючесенә әверелгән иде.

Филармония мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклаша.

Яшь парның 5 яшьлек кызы бар, хәзер аңа әнисез яшәргә туры киләчәк.
Фото: Bash.News.ru
Читайте нас