Урындагы халык әлеге давылның хуҗалыкка салган зыянын исәпли.
Ярмәкәй районында көчле җил торак йортларның һәм район дәваханәсенең түбәләрен җимерде. Район үзәгендәге алты шәхси йортның түбәсе зыян күргән.
Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Урында ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре эшли.
Мондый һава торышы район дәваханәсенә дә зыян китерде. Җил медучреждениенең бер корпусының түбәсен алып очырган.
Шулай ук тулай торакның түбәсе өлешчә җимерелгән.
Давыл Татарстан ягыннан килгән. Ярмәкәй районы нәкъ менә шул республика белән чиктәш. Күрше төбәктә дә көчле җилдән биналар зыян күргән.
Фото:bash.news.ru