+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Республика
30 Июня 2020, 08:55

"Ярдәм итегез! Аягым чери..."

Өлкән яшьтәге хатынның пенсиясе кайда дисезме?

Өлкән яшьтәге хатынның пенсиясе кайда дисезме?
Уфа волонтерлары шаккаткыч вакыйга турында сөйләде. Өлкән яшьтәге хатын авыру аягы белән коточкыч шартларда яшәргә мәҗбүр, чөнки аның бөтен пенсиясен эчкече кызы алып китә.
Күп еллар элек хатынның аягына операция ясаганнар. Ул аягын сындырган булган, шуңа күрә табиблар аңа махсус җайланма куйганнар. Әмма бер вакыт аягы бик сызлый һәм чери башлый... Хатынга бүген медикаментлар һәм аягын бәйләргә кирәк, әмма моңа финанс җитми.
Өлкән кызы әнисенә ярдәм итми генә түгел, аның пенсиясен дә алып китә. Хатынга йөрү авыр булганлыктан, фатирны карый алмый - бөтен җир пычрак, тузан, бөҗәкләр барлыкка килгән. Шулай ук, аңа мазьлар һәм бинт кирәк, әле бер үк марля белән чери башлаган аягын көн саен бәйләргә туры килә... Волонтерлар битараф булмаганнардан зур бәла белән ялгызы калган хатын-кызга ярдәм сорый.
Читайте нас