+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
1 июль 2020, 07:30

Йөк машинасыннан сикерергә өлгергән, әмма...

Уфада йөк, кранның бер өлеше белән өзелеп, машина өстенә килеп төшкән.

Уфада йөк, кранның бер өлеше белән өзелеп, машина өстенә килеп төшкән.

29 июньдә кичен төзелештә көтелмәгән хәл булган. Уфаның Ухтомский урамында күтәрү краны йөк машинасына килеп төшә. Нәтиҗәдә, бер кешенең сәламәтлегенә зыян килә.

Уфаның гражданнарны саклау идарәсе матбугат хезмәте билгеләвенчә, эшчеләр йорт түбәсен ремонтлаган. Төзүчеләр кран белән йөк күтәрә башлаган, ләкин күпмедер вакыттан җайланма йөкләнешкә түзмәгән. Йөк һәм кранның бер өлеше 10нчы кат биеклегеннән аска очып, йөк машинасына килеп төшә.

Бәхеткә, территория койма белән әйләндереп алынган һәм үтеп баручылар зыян күрмәгән. Йөк машинасының кабинасыннан эшче тышка сикерергә өлгергән, әмма уңайсыз барып төшкән. Ирне травмпунктка китергәннәр.
Килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк булачак.
Читайте нас