+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
2 июль 2020, 13:05

Үзең ташландыңмы син?..

Елга-күлләр тагын күпме сер саклый?

Елга-күлләр тагын күпме сер саклый?
1 июльдә Сипайлово бистәсендә билгесез хатын-кызның гәүдәсе табылган. Мәетне Караидел елгасы яры буеннан ерак түгел җирдә тапканнар.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре торак йорттан ерак түгел табылган гәүдәне тикшергәннәр. Хатын-кызның үзе белән документлары табылмаган. Шулай ук һәлак булучының тәнендә җәрәхәт эзләре дә юк. Үлгән кешегә 80 яшь тирәсе.
Хәзер фаҗиганең сәбәбе генә түгел, һәлак булучының шәхесе дә ачыклана. Моның өчен суд-медицина экспертизасы үткәреләчәк.
Фото:Bash.News.ru
Читайте нас