"Әти булырга хыяллана иде..."
Кырмыскалы районында коточкыч авария булган. Исегезгә төшерәбез, анда Олыкүл авылыннан ерак түгел «КамАЗ» һәм «Газель-NEXT» йөк машиналары бәрелешкән. Нәтиҗәдә, бәрелүдән йөк машинасы юл читенә чыгып очкан һәм яна башлаган. Зыян күрүчеләргә ярдәмгә шаһитлар ташланган: водительне «Газель» машинасын тартып чыгарырга тырышканнар, салонны ялмап алган утны сүндергәннәр, медикларны һәм коткаручыларны чакыртканнар.
- Анда ниләр булганын сүз белән генә аңлатырлык түгел. Мин дә шуннан уздым һәм башка машина йөртүчеләр белән бергә ярдәмгә ташландым. Без водительне салоннан тартып чыгарырга теләдек, әмма ул кысылган иде. Тәүдә пульс сизелә иде әле, ә соңыннан... - дип искә ала авария шаһиты Руслан.
Юл полициясе хезмәткәрләре трассада һәлакәтнең үзенчәлекләрен ачыклый. Һәлак булган «ГАзель» шоферының танышлары һәм якыннары аның бик тәҗрибәле шофер булуын, тизлекне беркайчан да арттырмавын һәм һәрчак бик сак йөрүен раслый. Ә менә бу районда юл, чыннан да, начар хәлдә, шуңа күрә анда аварияләр сирәк күренеш түгел.
Егетнең танышлары сөйләвенчә, ул көнне егет рейста булган. Денисны белгән һәркем безнең заманда мондый игелекле, гадел һәм ачык кешене сирәк очратасың, дип раслый. Һәлак булган ирнең хатыны әле дә бу хәлгә ышана алмый.
- Денис хатынын бик яратты, алар әти-әни булырга әзерләнә иде, өлгермәделәр, - ди хезмәттәше Александр.
Әйткәндәй, 29 июньнән 2 июльгә кадәр республика юлларында 66 автомобиль һәлакате теркәлгән, 11 кеше һәлак булган, 81 кеше җәрәхәтләнгән.
Фото:ufa.kp.ru