+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
7 июль 2020, 15:10

"Биюче торналар" һәм беренче яралар...

"Конструкция хәвефсезлек чараларын үтәп башкарылмаган", - ди җәрәхәтләнгән кызның әтисе.

"Конструкция хәвефсезлек чараларын үтәп башкарылмаган", - ди җәрәхәтләнгән кызның әтисе.
Уфада "Биюче торналар" фонтанында 6 яшьлек кыз имгәнгән.
Милана әти-әнисе белән 5 июльдә шәһәрдә яңа популяр объект янына килә, ул вакытта аны очраклы рәвештә башка бала этеп җибәрә. Кыз металл өслеккә егыла һәм җәрәхәтләнә.
Хәзер аны көн саен диярлек травмпунктка йөртәләр. Аның әтисе Алексей Смирнов сөйләгәнчә, проектлаучылар киләчәктә корылмада имгәнү ихтималын уйламаган, шуның белән балаларның сәламәтлеген куркыныч астына куйган.
- Мәдәният йортында яңа фонтан хәвефсез түгел, минем кызым егылганда бик нык кулын кисте. Ярый әле, сеңерләргә тимәгән. Бу фонтанда беренче андый очрак булмас дип куркам, - дип борчыла ир.
Фото:ufa1.ru
Читайте нас