+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
7 июль 2020, 12:45

Педальләрне бутаган...

Бу шаккатырлык хәл буенча тикшерү дәвам итәчәк.

Бу шаккатырлык хәл буенча тикшерү дәвам итәчәк.
Кичә, 6 июльдә, Чишмә районында җитди авария булган. Автомобиль кюветка оча һәм әйләнә. Машина йөртүче руль артында исерек булган икән.
ЮХХДИ хезмәткәрләре килеп чыккан хәлнең нечкәлекләрен ачыклады. 38 яшьлек хатын руль артында булган ВАЗ-2115 тулы тизлектә юлдан чыгып киткән. Машина йөртүче исерек булган, газ һәм тормоз педален бутаган. Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче һәм аның 40 яшьлек пассажиры зыян күргән.
Ачыкланганча, хатын-кызлар буа ярында төн буе ял иткәннәр, эчкәннәр. Ә машинага утыргач, фаҗига булмаячагына ышанганнар, күрәсең. Әмма иртә белән машина йөртүче автомобильгә идарә итә алмаган.
Фото:bash.news
Читайте нас