+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
7 июль 2020, 09:35

Тирә-ягыбыз күзгә күренеп матурлана

Эстетика елы һәр ихатага диярлек кагылды.

Эстетика елы һәр ихатага диярлек кагылды.
Республикада Эстетика елы буенча чаралар гамәлгә ашырылуы дәвам итә.
Шәһәр һәм авылларны үзгәртеп кору, торак пунктлар эстетикасының төп дүрт юнәлеше: газоннар, тротуарлар, коймалар һәм яктырту.
Яңа коймалар, газоннар, тротуарлар, яктырту, территорияне чиста итеп тоту чаралары барлык муниципаль берәмлекләрдә гамәлгә ашырыла. Барлыгы 163 километр күләмендә коймаларны ремонтлау эшләре башкарылган. "Кызыл сызык"тагы коймалар инде бертөрле стиль ала.
Газоннар да үзгәрә. 26 муниципалитетта 128 мең квадрат метрдан артык мәйданда яңа газоннар чәчелгән. Үзәк урамнарда да, ихаталарда да клумбалар яңартылды һәм тергезелде.
Тротуарлар да игътибарсыз калмый, аларның 23 километры ремонтланган.
Чисталык көннәре актив уза. Анда барлык муниципаль берәмлекләр катнаша - бу 700 меңнән артык кешене берләштерде. Нәтиҗәдә, 17 мең тоннадан артык чүп-чар чыгарылган.
Шулай ук Торак пунктларның эстетикасы елында дан һәм мактау урыннарын төзекләндерүгә аерым игътибар бирелде. Җиңүнең юбилей елында 350дән артык һәйкәл һәм обелиск, дан мемориаллары реконструкцияләнде һәм ремонтланды.
Читайте нас