+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
8 июль 2020, 09:35

Балаларга бүләк булды

Хәзер урындагы бала-чага спорт мәйданчыгында очраша.

Хәзер урындагы бала-чага спорт мәйданчыгында очраша.

Учалы районының яңа микрорайонында универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылган. Аны авыл халкы теләге белән урындагы башлангычларга ярдәм итү программасын гамәлгә ашыру кысаларында, яңа балалар бакчасы янында төзегәннәр.
Спорт комплексын актив төзелә торган микрорайонда ачу халык өчен күптән көтелгән вакыйга булды - биредә җир участокларының күп өлеше яшь гаиләләргә бүлеп бирелгән, һәм бу микрорайонда балалар күп.

- Җәйге каникулларның кызган чагында олылар бергәләп балаларыбызга менә шундый бүләк ясады, хәзер бирегә урындагы бала-чага җыела, - дип уртаклашты яхшы яңалык белән район хакимияте җитәкчесе Руслан Гыйләҗетдинов. - Балаларның шатлыгы - ул безнең өчен иң төп мотивация.

Мәйданчык төзелешенә республика һәм урындагы бюджетлар акчасы кертелгән, Учалы тау-баектыру комбинаты финанс ярдәме күрсәткән, финанслауда авыл халкы да катнашкан. Мәйданчыкны Зианчура районыннан «Уралдеком» компаниясе төзеде. Хәзер урындагы балалар елның җылы вакытында - мини-футбол һәм баскетбол, ә кышкы айларда хоккей уйный ала.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу бердәнбер спорт корылмасы түгел - авылда беренче универсаль спорт мәйданчыгы узган ел ахырында "Анык эшләр" программасы кысаларында Башкорт гимназиясе территориясендә төзелгән, чиратта - Учалы авылы РТС микрорайонында тагын бер шундый ук мәйданчык төзү.
Читайте нас