Юлда узып баручылар сәер хәлгә тап булган.
Уфада кичә Минһаҗев урамында машина йөртүчеләр сәер егетне күргән. Егет Салават Юлаев проспектындагы күпер парапеты аша сикереп чыга һәм койманың теге ягында рәхәтләнеп йөри башлый. Бер адым читкә - һәм ул инде асфальтта ятар иде.
Нервларның болай кытыклануын күпләр бәяләмәгән. Машина йөртүчеләр билгеләп үткәнчә, тышкы кыяфәтенә караганда, егет бик каты исерек булган.
- Аның янына бер егет килеп кисәтү ясады, тегесе күпернең икенче ягына ыргылды. Ниндидер шикле кеше ул, үз-үзенә кул салучыга охшамаган, - ди шаһитлар.
Фото:bash.news