Утны сүндергәннәр, әмма...
Бүген төнлә Ишембай районында йорт янган. Янгын 00:15 тирәсендә Бардышлы авылында була.
Урынга ашыгыч хезмәтләр чыккан. Утны тулысынча 00:59 сәгатьтә сүндерә алганнар. Кызганычка каршы, коткаручылар көлдә 1955 елгы ир-атның гәүдәсен тапканнар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында йортта янгын хәбәрчесе урнаштырылган, дип билгеләп үттеләр.