Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен сәүдә үзәкләренә нинди үзенчәлекләргә игътибар итәргә?
Сәүдә буенча дәүләт комитеты искәртеп узганча, Башкортстан Республикасы территориясендә коронавирус инфекциясен профилактикалау, аны таратуны булдырмау максатларында, элеккечә, битлек режимы гамәлдә.
Барлык сәүдә объектларында булганда, хәвефсез социаль дистанция тотарга, саклагыч битлекләр һәм перчаткалар киеп йөрергә кирәк. Бу перчаткалы режимны гамәлгә ашыруны тәэмин итүче оешмаларга да кагыла.
Сәүдә объектлары кешеләр арасында кимендә 1,5 метр социаль дистанцияне үтәүне тәэмин итәргә, шул исәптән махсус билге ясарга, биналарда һәм алар янында булу режимын билгеләргә тиеш. Шулай ук алар дезинфекция чаралары кулланып, дымлы җыештыру үткәрергә тиеш, ә барлык контактлы өслекләр өстәмә рәвештә һәр ике-дүрт сәгать саен дезинфекцияләнергә тиеш.
Моннан тыш, сәүдә үзәкләре мәҗбүри тәртиптә түбәндәге таләпләрне үтәргә тиеш:
- керү урынында тән температурасын контактсыз ысул белән үлчәү өчен аппаратлар кулланып, килүчеләрнең тән температурасын тикшереп торуны башкарырга;
- килүченең тән температурасы югары булган (37,2 °C һәм аннан да күбрәк) һәм/яки йогышлы авыру билгеләре булган очракта, килүчене сәүдә объектына кертмәскә;
- керү һәм чыгу юлында, шулай ук һәр 2000 кв.м, дезинфекция чаралары күренеп торган урында булуны тәэмин итәргә;
- килүчеләрнең санын көйләргә һәм чикләргә: 1 кешегә - 20 кв.м;
- керү урыннарында килүчеләрне санау счетчикларын (кергән һәм чыккан) билгеләргә.
Санитар-эпидемиягә каршы нормаларны үтәүне даими рәвештә системалы күзәтүләр үткәрә торган сәүдә буенча республика дәүләт комитеты хезмәткәрләре күзәтә. Хокук бозучылар җаваплылыкка тартыла. Шулай итеп, "югары әзерлек" режимы кертелгәннән бирле 3 747 оешмага карата күзәтүләр гамәлгә ашырылды, административ хокук бозулар турында 327 эш кузгатылды.