Инде гаеплене эзләргә дә соңдыр...
Башкортстанда яшәүче бер кеше 10 июльгә каршы төндә үзбушаткыч тәгәрмәчләре астында һәлак булган.
Бу хәл республиканың Иглин районында төнге 3 сәгатьтә булган.
Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль юлының 1493нче чакрымында 52 яшьлек уфалы «Volvo» үзбушаткыч руле артында Дүртөйледә яшәүче 35 яшьлек кешене бәрдерә.
Җәяүле шунда җан бирә. Ир-ат көйләнми торган җәяүлеләр кичү юлы буенча чыккан булган. Тикшерү башланды.
Фото:gtrk.tv