Салаватта яшәүче бу видеоны Интернетка куйган.
Салаватта яшәүче кеше үз йорты алдында балаларның "өлкәннәр эше" белән шөгыльләнүен күргән. Укучылар аның тәрәзәсе буенда тәмәке тарткан.
Ир, шунда ук телефонын алып, аларны камерага төшерә башлый. Бервакыт ул аларга: "Сәлам" әйтегез!" - ди. Камераны күреп, малайлар кача. Бу видеоны ул шунда ук Интернетка куя.
Комментаторлар ике лагерьга бүленгән. Берәүләр анда авторны хупласа, икенчеләр иргә үзенең яшь чагын искә алырга киңәш итә.