+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
13 июль 2020, 12:15

Юллар ничек төзекләндерелә?

Атналык киңәшмәдә моңа зур игътибар бүленде.

Атналык киңәшмәдә моңа зур игътибар бүленде.
13 июльдә Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының гомум кулланылыштагы автомобиль юлларында һәм йорт алды территорияләрендә чокырлардан арыну максатында ремонт үткәрү барышында агымдагы проблемаларны хәл итү буенча чираттагы атналык киңәшмә узды. Видеоселектор форматындагы киңәшмә Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров җитәкчелегендә һәм вице-премьер Рәиф Абдрәхимов катнашлыгында узды.
Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин хәбәр иткәнчә, республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты белән берлектә юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасында санлы форматка кертү барышын тикшерү үткәрелгән. Беренче вице-премьер Андрей Назаров йөкләмәсе буенча Иглин, Бүздәк, Дәүләкән, Кушнаренко һәм Яңавыл районнарына чыкканнар.
- Беренче тапкыр без бер системада муниципаль, төбәк һәм төбәкара юллар буенча бөтен мәгълүматны җыя алдык, аларны классификацияләдек, озынлыгы һәм характеристикалары турында тулы мәгълүмат ала алдык, - дип ассызыклады Геннадий Разумикин.
Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры билгеләп үткәнчә, муниципалитетлар тарафыннан юлларны санлаштыру эше сыйфатлы һәм югары дәрәҗәдә үткәрелгән, җитди кисәтүләр юк. Кечкенә кимчелекләрне бетерү эшләре хәзерге вакытта инде ахырына якынлаша.
Чокырлар ремонты мәсьәләләре буенча Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев хәбәр иткәнчә, 13 июльгә республиканың автомобиль юллары буенча СКПДИ системасында 214 780 дефект билгеләнгән, шуларның 189 892се ремонтланган, бу 88,4 процент тәшкил иткән. «4 шәһәр округында һәм 12 муниципаль районда эшләр 100 процентка үтәлде», - дип ачыклык кертте Алан Марзаев.
Өй алды территорияләрендә чокырлы ремонт барышы турында торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов сөйләде. Ведомство мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә 22 мең дефект билгеләнгән, шуларның 14 меңе (65 процент) ремонтланган. Ишембай һәм Мәләвез районнары өй алды территорияләрендә чокырлы ремонт буенча алдынгылар рәтендә.
- Министрлык тарафыннан Яңавыл, Иглин, Нуриман районнарында һәм Бөре шәһәрендә күчмә тикшерүләр үткәрелде. Юл инфраструктурасы өлкәсендә контроль һәм эшләрне планлаштыру системасында мәгълүматлар белән аерма ачыкланмаган, - дип хәбәр итте Юрий Палтусов.
Беренче вице-премьер Андрей Назаров ассызыклаганча, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының өй алды территорияләрендә ремонт үткәрү эшен республика юлларындагы кебек үк җентекләп алып барырга кирәк.
"Муниципалитетларда эшне активлаштыру өчен ике атна бар, аларны аерым тикшерербез. Юллар - халык өчен иң мөһим темаларның берсе, шуңа күрә мәсьәләне даими контрольдә тотуыгызны сорыйм. Үз контролебез, катнашуыбыз булсын, шул очракта гына яхшы нәтиҗәгә өметләнергә мөмкин", - диде Андрей Назаров.
Фото:pravitelstvorb.ru
Читайте нас