+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
13 июль 2020, 11:35

Үзебездә ял итүчеләр арта

Бүген үткән киңәшмәдә республика халкының күпчелеге үзебезнең ял итү урыннарына өстенлек бирелүе әйтелде.

Бүген үткән киңәшмәдә республика халкының күпчелеге үзебезнең ял итү урыннарына өстенлек бирелүе әйтелде.
Бүген Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә республикада туризм үсеше турында да сүз булды. Көннәрнең эссе торуы республика халкының игътибарын күбрәк табигать кочагына чыгуга, суда коенуга, гомумән, ял итүгә арттырды. Башкортстанның Туризма буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков билгеләвенчә, республика территориясендә урнашкан ял итү базалары 31 августка кадәр тулысынча тулган.
Шул ук вакытта, ял итү урыннарының пычрануы да күзәтелә. Бу җәһәттән “Туристик җыем” булдыру урынлы булуын да белдерде Фәрит Гомәров.
— Чыннан да, бүген туристик базаларга йөкләнеш бик зур. Мәсәлән, мин узган ялларда Бөрҗән районы сулыкларында булдым. Районда 16 мең кеше яши, ә анда ял итәргә килүчеләр саны тагын да күбрәк. Билгеле, мондый эссе һава шартларында су буена ашыгабыз һәм битлекләрдә йөрү авыр. Шулай да уяулыкны онытырга ярамый. Алдан әйтүемчә, “Янгантау” геопаркы зур статус алуга иреште. Киләчәктә аңа туристларның да игътибары артачак. Безгә аны ял итү өчен уңайлы итү чараларын күрергә кирәк. Моның буенча тәкъдимнәрегезне якын киләчәктә җиткерегез, — диде Радий Хәбиров.
Фото:rb7.ru
Читайте нас