-26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Республика
14 июль 2020, 11:45

Кандракүл ярында аю нишләп йөри?..

Шаккатыргыч хәл...

Шаккатыргыч хәл... Кандакүлгә ял итәргә килүчеләр селфи эшләр өчен 40 градус эссегә аю баласын алып чыгучыга ачулы.
Башкортстанның Кандракүлендә ял итүче туристлар коточкыч хәл турында сөйләде. Туристлар сүзләренчә, күл яры буйлап кечкенә аю баласы белән ир йөри. Теләгән һәркем яшь ерткыч белән фотога төшәргә мөмкин.
40 градуслы эсседә аю баласы өчен яр буйлап йөрү чын сынауга әверелә. Башкортстаннан һәм Татарстаннан ял итәргә килгән туристлар бу аюны инде беренче генә тапкыр күрмәүләрен билгеләп үтә.
Аю баласын яклап, урындагы хайваннар дөньясын яклаучылар да чыгыш ясады. Алар, чара күрүне сорап, компетентлы органнарга мөрәҗәгать итәргә җыена.
Фото:bash.news
Читайте нас в