+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Республика
14 июль 2020, 08:52

Матурлык – әйләнә-тирәбездә, кунакчыллык – каныбызда

Кырмыскалыда Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның якташы булу белән горурланып һәм аның исемен данлап яшиләр.

Кырмыскалыда Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның якташы булу белән горурланып һәм аның исемен данлап яшиләр.

Эстетика елы чикләрендә Кырмыскалы районында зур эшләр башкарылды һәм алар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Кайчандыр челтерәп агып яткан, ләкин еллар үтеп, юллары томаланып беткән чишмәләрне тергезү, коеларга яңа сулыш өрү эшләре җанланды, яңадан-яңа ял урыннары, балалар өчен уен мәйданчыклары барлыкка килде. Коймаларны, юл билгеләрен, тротуар һәм газоннарны тәртипкә китерү әле дә дәвам итә. Даими рәвештә шимбә өмәләре, чисталык көннәре үткәрелә. Республика Башлыгының бу хактагы указы тормышка ашырыла башлаганнан бирле районда 176 Чисталык көне үткәрелде.

Биштәкәгә — генерал исеме

Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның туган авылы Шәйморатов – Кырмыскалы районында иң матур һәм кунакчыл авылларның берсе. Авыл елдан-ел үсә, матур йортлар калкып чыга, юллар ремонтлана, табигать һәйкәлләре тергезелә, борынгы йолаларны яңарту, саклау һәм киләсе буынга тапшыру уңаеннан байтак чаралар үткәрелә.
Быел Шәйморатов авылы “Минем авылым” конкурсының “Безнең авыл – безнең мирас” номинациясенә тәкъдим ителде. Ә узган елда шәйморатовлылар “Башкортстан Республикасының иң матур авылы” республика бәйгесендә катнашып, үз көчен сынап карады. 2015 елда данлыклы якташыбыз Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу авыл һәм районыбыз тарихында зур вакыйга булды. Шуннан башлап бирегә кунаклар агымы туктамый.
Авылын яраткан, аның киләчәге өчен янып-көйгән халык яши биредә. Авыл хакимияте башлыгы Илвир Моратшин да шушы туфрактан, шуңа авылы белән бәйле һәр мәсьәләне ул үзенең күңеле, йөрәге аша үткәрә. Киләчәккә планнары турында сөйләгәндә дә һәр сүзендә эшнең нәтиҗәле булачагына зур ышаныч чагыла. Ә уй-ниятләре, чынлап та, изге һәм зурдан аларның.
Авылга 265 ел элек, 1755 елда Мин волостенең Муса авылы башкортлары һәм мишәрләр старшинасы Урман Уразов арасында төзелгән килешүгә ярашлы нигез салына. Уңышлы килешүдән соң, мишәрләр башкортларны сыйларга карар итә. Биш бәрән (тәкә) суеп, зур казаннарда аш пешереп, сый-хөрмәт күрсәтәләр. Шулай итеп, 1963 елга кадәр ул Биштәкә дип йөртелә.
Якташыбызның тууына 65 ел тулу уңаеннан авылда парк ачу һәм генервл Шәйморатовның бюстын уртнаштыру буенча тантаналы чаралар уза. Анда Советлар Союзы Герое Таһир Кусимов та катнаша. Нәкъ ул авылга батырның исемен бирергә тәкъдим итә.
Мондагы халык та шундый бөек шәхеснең авылдашы булуы белән горурланып һәм аның исемен тагын да данлап яши. 1999 елда урындагы мәктәпкә аның исеме бирелә. Элек Шәйморатов исе­мендәге колхоз, “Шәйморатов” җәмгыяте булса, хәзер дә ул шул исемдәге хуҗалык булып кала. Ел да легендар якташыбыз истәлегенә республика дәрә­җәсен­дә волейбол турниры, көрәш бәйгеләре уздырыла. 2015 елда туган авылында һәйкәл куелды. Авыл янындагы чишмәгә дә аның исеме бирелде.
Агымдагы елда авылны тагын да 10 гектарга киңәйтеп, мохтаҗ һәм күп­балалалы гаиләләргә җир биләмәләре бүлеп биреләчәк. Биредә төпләнеп калырга теләүчеләр аз түгел. Авылның район үзәгенә һәм Уфа шәһәренә якын урнашуы да биредә яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешенә уңай йогынты ясый. Уфа-Кырмыскалы маршруты автобуслары Шәйморатов авылы аша йөри.
Торак пунктлар эстетикасы елына да биредә байтак эшләр планлаштырылган. Димәк, авыл кунакларны тагын да күркәмләнеп каршы алачак. Май бәйрәмнәре алдыннан “Яшел Башкортстан” акциясе чикләрендә Русия Героеның туган авылында нарат һәм каен агачлары утыртылды. Анда республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов катнашты. Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек чикләрендә авылдагы һәйкәлләр ремонтланды. Юлларны төзекләндерү эшләре исә даими башкарылып тора. Ә инде иганәчеләр ярдәме белән авылның икенче очында быел балалар өчен уен мәйданчыгы кую теләге белән яналар.

Гореф-гадәтләрдән – милли тәрбиягә

Борынгы йолаларны саклау һәм аларны киләчәк буынга тапшыру максатында байтак эшләр башкарыла. Урындагы хуҗалыкның язгы басу эшләрен “Буразна бәйрәме” белән башлап җибәрүе изге йолага әверелде. Ә инде кышкы һәм җәйге сабантуйлар турында сөйләп торасы да юк. Мәдәният учагы гөрләп тора. Гөлнара Нигъмәтуллина җитәкчелегендәге күпфункцияле авыл клубында балалар һәм өлкәннәр өчен дистәләгән түгәрәк уңышлы эшли. Шуларның берсе – “Ахирәтләр”. Ул төрле яшьтәге, төрле һөнәр иясе булган кул эшләренә оста хатын-кызларны берләштерә. Әлеге вакытта алар Бөтендөнья фольклориадасына әзерләнә. Ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен күрсәтү максатында тирмә корып, аны борынгы әйберләр белән җиһазлыйлар. Шулай ук, килгән кунаклар өчен милли сувенирлар әзерлиләр.
Милли йолаларны һәм гореф-гадәтләрне тергезүгә халыкны җәлеп итү уңаеннан оештырылган “Ахирәтләр” клубы районда узган барлык чараларда кул эшләреннән күргәзмә оештырып, бәйрәмгә милли рух өсти. Конкурсларда катнашудан тыш, еш кына кунаклар өчен осталык дәресләре дә үткәрәләр.
Авыл клубында урнашкан М. Шәймо­ратовның күргәзмә залы турында аерым әйтми мөмкин түгел. Мондый зал — республикада бердәнбер. Биредә 3D-Маппинг форматта генерал-майорның хәрби юлын сурәтләгән фильм карау мөмкинлеге бар. Республиканың төрле төбәкләреннән экскурсиягә килүчеләрнең сәфәре тагын да кызыклырак һәм хәтердә калырлык булсын өчен клуб хезмәткәрләре төрле квест-уеннар үткәрә. Республикада бер туристик фирма бу күргәзмә залын үзенең маршрутына керткән.

Челтерә, чишмә!

Авылның гына түгел, биредә табигатьнең һәр почмагының үз тарихы бар. Әйтик, борынгы чишмә. Аның тарихы XIX гасыр урталарына барып тоташа. 1825-50 еллар арасында аны Әбнасыйр исемле кеше казыган. Сулыкның тарихын өйрәнгән һәм кайчандыр печән чапкан яланда челтерәп аккан чишмәне тергезеп, авылдашларын шифалы су белән тәэмин итү теләге белән янган хезмәт ветераны, авылның имам-хатыйбы Әфкать хәзрәт Нигъмәтуллин берничә ел элек бу изге эшкә башлангыч салды. Күп эшне үз көче белән башкарды. Шунысы куанычлы, урындагы “Шәйморатов” хуҗалыгы һәм авыл хакимияте дә аның изге башлангычын хуплады, бар яклап ярдәм күрсәтте. Шулай уртак көч белән чишмә яңа сулыш алды.
2017 елда авыл Советы, активистлар һәм Русия география җәмгыяте чишмәгә М. Шәйморатов исемен бирергә карар итте. 2018 елда, М. Шәйморатовның 120 еллык юбилеена әзерлек чикләрендә, авыл хакимияте яуланган грантка һәм республиканың Экология министрлыгы тарафыннан бүленгән акчага чишмә биләмәсен төзекләндерү буенча зур эш башлады. Утыргычлар белән яңа беседка куелды, күпер төзелде, чишмәгә төшү юлы ремонтланды, коймалар алмаштырылды. Хәзер бу чишмә тау башыннан үтеп барган һәр кешенең игътибарын үзенә җәлеп итеп тора. Бүгенге көндә авыл халкы гына түгел, шәһәрдән кайтучылар да, күрше авылларда яшәүчеләр дә бу чишмәгә суга килә.
Илвир Моратшин билгеләвенчә, биләмә тагын да киңәйтеләчәк. Таудан төшү юлы дә берничә ел дәвамында төзек­ләндерелеп килде: чуерташ, вакташ җәелде, киләчәктә асфальт түшәү күзаллана.
Гомумән алганда, авыл чишмә-коеларга бай. Шушы авылда гына җиде кое бар. Аларның һәрберсе янына беседкалар куелган. Агымдагы Торак пунктлар эстетикасы елында аларның барысын да төзекләндереп, матурлап чыгачаклар. Ә 9 май урамындагы ташландык коега яңа сулыш өрергә, тулысынча чистартырга ниятлиләр.

Бәхетле авыл

Мәчетле авылы – бәхетле авыл, дип юкка гына әйтмиләр. Шәйморатлыларның да халыкны дингә өндәп торучы иман йорты бар. Әфкать Нигъмәтуллин урындагы колхозга рәислек иткән чорда салына башласа да, тантаналы шартларда ачу өчен берничә ел таләп ителә. Икенче җитәкче килеп, төзелеп бетеп барган бинаны белгечләргә фатир итеп үзгәртәләр. Ләкин анда беркем дә яшәргә базнат итми. Чөнки аның нигезен салганда ук мәчет итеп уйланылган була. Шулай, берничә ел үтә. Элекке колхоз рәисе, дини белем үзләштереп, авылның имам-хатыйбы вазыйфасына сайлана. Коръән мәҗлес­ләренең берсендә ул эшкуар Нил Хәмитов белән очраша һәм мәчетне төзеп бетерүдә ярдәм сорый. Күп тә үтми, мәчеттә эшләр башлана һәм 2003 елда Галимҗан һәм Гатия мәчете үзенең ишеген ача.
Бүген иман йортына олылар гына түгел, яшьләр дә зур теләк белән йөри.

Халык батыры

Дистә еллар дәвамында Миңнегали Шәйморатовка Герой исемен бирүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Ләкин төрле сәбәпләргә, катгый нормативларга сылтанып, бу мәсьәлә хәл ителми килде. Райондашыбызның 120 еллыгы уңаеннан оештырылган чараларда катнашкан республика Башлыгы Радий Хәбиров: “Аның истәлеген мәңгеләштерү өчен барлык чаралар да күрәчәкбез. Герой исемен бирүгә дә бөтен көчемне салачакмын”, — дип вәгъдә итеп киткән иде. Һәм сүзендә торды. Күпме еллардан соң, ниһаять, тарихи гаделлек тергезелде — 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов Владимир Путин указы белән үлгәннән соң Русия Герое йолдызы белән бүләкләнде.
Якташлары өчен моның нинди зур һәм шатлыклы вакыйга булуы хакында әйтеп торасы да юк. Киң карашлы, энергияле һәм талантлы генерал Миңнегали Шәйморатов – авыл, район гына түгел, республикабыз данын күтәрүче шәхес­ләрнең берсе, халык герое. Аның каһарманлыгын яшьләр, киләчәк буын белергә, хөрмәт итәргә, аның рухында тәрбияләнергә тиеш. Ә бу уңайдан районда барысы да эшләнелә, дип кыю әйтә алам.

Эльвира Ямалетдинова.
Кырмыскалы районы.
Читайте нас