Бакчага чыккан хатын берничә минутта юкка чыга...
Ике көн элек Уфада 61 яшьлек хатын-кыз югалган иде.
Туганнары сүзләренә караганда, ул иртәнге дүрттә бакчага чыгып киткән. 15 минуттан соң артыннан кызы чыккан. Бу вакытта инде хатын бакчада булмаган. Борчылган туганнары күршеләрдән сораштырган - нәтиҗәсез. Шул ук вакытта югалган хатын документларын, акча һәм телефонын үзе белән алмаган.
Кичә төштән соң Караидел ярында бер хатынны табалар. Ул анда ничек килеп чыгуын һәм ни өчен өйгә кайтмавын әйтми. Билгеле булуынча, хатында психик авырулар юк, әмма ул еш башы авыртуга зарлана.