Сабыйның әти-әнисе үз-үзенә урын тапмый...
Чишмә районының Черниговка авылы янында хәбәрсез югалган 5 яшьлек баланы эзлиләр. Максим Шыршов Дим елгасында коенганнан соң 15 июльдә югалган.
Әти-әнисе хәзер үз-үзенә урын таба алмый. Малай исән дип өметләнәләр.
Баланың аяк киемнәре яр буенда калган. Аны төне буе эзләделәр - тапмадылар. Баткан дигән версия бар, водолазлар эзләп карады - нәтиҗәләр юк.
Сабыйны эзләүдә волонтерлар актив катнаша. Элемтә өчен телефоннар: 8 (927) 969-89-19, (927) 941-65-11, яки 02.