Ул шулай кояштан саклана, имеш...
Кичә Башкортстан башкаласында шәһәрнең су акваториясе буйлап рейд узды.
"Кыргый" пляжларда искиткеч хәл. Шундый мәйданчыкларның берсендә репортерларның игътибарын ялангач ир җәлеп иткән, ул яр буйлап шәрә килеш йөргән. Ул нибары бер кием кигән, анысы да... эшләпә. Күрәсең, эссе сугудан сакланган.
Быел суда үлем очраклары статистикасы борчуга сала. Ел башыннан суда 122 кеше һәлак булган. Узган елның шушы чорында бу күрсәткеч 68 кеше генә иде. Узган атнада гына да 40 кешенең гомерен су алды. 12 июльдә 12 кеше батып үлгән. Мәрхүмнәрнең 70 проценты - ир-егетләр.