Хатын гәүдәсенең яртысы диярлек пешкән.
Газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә Калтасы районында яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз җитди тән пешүләре алган. Әлеге хәл кичә кичке унынчы яртыда Буралы авылында булган.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә билгеләнүенчә, Чапаев урамындагы 3нче йортта 50 литрлы газ баллоны булган. Бер катлы агач йорт янмаган, әмма конструкцияләр, түшәм зыян күргән, 4 тәрәзә челпәрәмә килгән һәм өйгә такта янкорма шартлаган.
Кызганычка каршы, шартлау нәтиҗәсендә 1972 елгы хатын-кыз тәненең 45 проценты термик пешүләр алган. Хатын шунда ук хирургия бүлегенә озатылган. Урында тикшерү һәм газ хезмәтләре эшли.