+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
20 июль 2020, 11:25

"Киләсе елда юллар торышына басым ясаячакбыз"

Халыктан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе шушы өлкәгә карый.

Бүген Хөкүмәт йортында үткән оператив киңәшмәдә “Инцидент-менеджмент” системасы эшчәнлеге турында да сүз булды. Агымдагы елның беренче яртысында әлеге системага мөрәҗәгать итүчеләрнең 4602се юлларның сыйфаты начар булуга зарланган. Мөрәҗәгатьләрнең 2493е торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге бәйле булса, 2811е тирә-якны төзекләндерү мәсьәләсенә игътибар итүне сораган.
- Былтыр гына әле мөрәҗәгатьләрнең иң күбе медицина өлкәсенә кагылышлы иде. Быел исә сәламәтлек саклау бишенче урыннан да югарырак күтәрелгәне юк. Димәк, нәтиҗә бар. Киләсе елда юллар торышына шундый ук зур игътибар бирү кирәк булачак. Моның өчен һәр муниципалитет башлыгы ресурслар эзли башласын, - диде республика җитәкчесе.
Радий Хәбиров киңәшмәдә парклар торышына да игътибар итте. Аның фикеренчә, паркларга асфальт түшәү, корылмалар кую гына җитми әле, аларны тулыландырырга кирәк. Бәлки, шигърият кичәләре үткәрү кирәктер, ә кайдадыр музыкантларны җәлеп итү урынлы буладыр. Республика Башлыгы бу җәһәттән башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашуны кирәк дип тапты.
Фото:123ru.net
Читайте нас