+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
20 июль 2020, 12:15

"Шлепанцыларны коткарыгыз! Үзем мөһим түгел..."

Коткаручыларга ирне бик озак үгетләргә туры килгән.

Уфада паром астына эләккән су коенучыны коткарганнар. Ир бөтен көченә коткаручылар кулына бирелмәскә тырышкан. Аның үз гомеренә караганда шлепанцылары кадерлерәк булган...
Гражданнарны яклау идарәсендә сөйләүләренчә, кичә 64 яшьлек ир Караиделне йөзеп чыгарга булган. Исерек булуга карамастан, ул моны булдыра алган диярлек, ләкин ул йөк паромы белән очрашкан. Паром белән бәрелешкәннән соң, ул берникадәр җәрәхәтләнә, әмма судан чыкмый.
Коткару отряды хезмәткәрләренә пенсионерны бик озак үгетләргә туры килә. Ул муенына бау белән бәйләнгән шлёпанцылары өчен бик борчылган. Коткаручылар сүзләренчә, ул шулкадәр исерек булган, хәтта сөйләшә дә алмаган...
Фото:ufatime.ru
Читайте нас