Краснокама районы үзәгендә уңай үзгәрешләр бик күп.
Николо-Березовка – үз йөзе, үз тарихы булган борынгы бистә. Сәүдәгәрләр бистәсе. 470 еллык тарихы булган торак пункты елдан-ел яхшыра, матурлана, халыкның яшәү шартлары яхшыра. Бу турыда без Николо-Березовка авыл
Советы биләмәсе башлыгы Марсель Солтанов белән әңгәмәләштек.
– Марсель Мазһарович, быел зур яңалык көтелә – бистәнең аскы өлеше, яр буе төзекләндереләчәк. Краснокама берничә төбәк белән бергә Русия федераль программасына керде. Эшләр башландымы инде?
– Әйе, быел безгә бәхет елмайды, дисәк тә була. Бистәнең аскы өлешендә, Кама яры буенда сәүдәгәр йортлары урнашкан. Шунда ук төзекләндерелгән Изге Николай чиркәве бар. Бу урында электән халык яши иде. Әмма 80нче елларда су басу куркынычы булгач, Николо-Березовканың аскы өлешен югарыга күчерделәр. Биредә ул вакытта ташландык хәлдәге чиркәү һәм шушы борынгы йортлар гына калды. Тора-бара алар җимерелде. Дөрес, йортларның берничәсенә хуҗа табылып, төзекләндерделәр. Валерий Тетерев дигән асыл ир чиркәүне яңадан тергезде. Әмма калган йортлар җимерек хәлдә тора бирде. Бу бик тарихи урын булганга күрә, халыкның эче поша, әледән-әле бу сорау күтәрелә иде. Ниһаять, бу мәсьәлә хәл ителәчәк. Узган елда кече шәһәрләр һәм тарихи бистәләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проекты буенча Бөтенрусия конкурсында катнашкан идек, быел шатлыклы хәбәр алдык: “Өйгә кайту” дигән проектыбыз конкурста җиңеп, федераль программага кертелде. Әлеге проектны тормышка ашыруга федераль бюджеттан 45 миллион сум акча бүленәчәк. Республикадан шул ук күләмдә акча бүленү көтелә, шулай ук район бюджетына да исәп тотабыз.
– Марсель Мазһарович, ялгышмасам, бу – уникаль урын, бер урамда 26 тарихи һәйкәл урнашкан! Башкортстанда башкача андый урын юк та. Төзекләндерү проекты турында әйтеп үтсәгез иде?
– Нәкъ шулай, бу – бик тарихи урын, Николо-Березовканың башланган урыны дип әйтсәк тә ярыйдыр. Бу урын кайчандыр гөрләп торган, биредә сәүдә барган, тормыш кайнаган. Кызганыч, соңгы елларда сәүдәгәрләр йортлары җимерелү хәленә килде. Әмма шунысы яхшы: николоберезовкалылар беркайчан да бу урынга кул селтәмәде, һәрвакыт бу урынны төзекләндерү, яңарту идеясе белән янып яшәде. Аллаһы боерса, ниһаять, бистәнең аскы өлешен моңарчы булмаган искиткеч үзгәрешләр көтә. Проект инде әзер.
– Район үзәгендә алты меңнән артык кеше яши. Аларның яшәү шартларын яхшырту буенча нинди эшләр башкарыла?
– Төзекләндерү, әлбәттә, безнең эшчәнлектә иң зур урынны алып тора. Иң тәү чиратта – яктырту, су, газ белән тәэмин итү, юлларны тәртиптә тоту.
Бистәнең су челтәре якынча 67 чакрым тәшкил итә. Суүткәргечләр белән “Комжилсервис” җәмгыяте шөгыльләнә. Бүген безнең алда насос станциясен реконструкцияләү бурычы тора, чөнки бистә үсә, куәте җитми. Халыкны без исәп приборлары куярга өндибез, бу исә кулланган кадәр генә түләргә мөмкинлек бирә.
Газ белән тәэмин итүгә килгәндә, узган елда Фестиваль урамында дүрт йортка газ үткәрелде. Бистә урамнары, билгеле булуынча, газ белән күптән тәэмин ителгән. Газүткәргеч сузу эшләре яңа төзелгән шәхси йортларда алып барыла.
Яктыртуга килгәндә, урамнарга энергия саклаучы лампалар кую яклыбыз. Узган елда Төзелеш, Макаренко урамнарында диодлы лампалар куелды, Юл урамында алар алмаштырыла. Паркның яктырту челтәре яңартылды, анда җәяүлеләр өчен яктыртылган юл булдырылды. Шулай ук Порт, Кама, Яшьләр урамнарында электр линияләре яңартылды.
Юллар турында да әйтми булмый, чөнки халыкның кәефе, яшәү шартлары моңа бик бәйле. Николо-Березовканың юллары 35 чакрым тәшкил итә, шуларның 29ына асфальт түшәлгән. Юл, Төзүчеләр, Зенцов, Инициатива, Дуслык урамнарында чокырларны ямау буенча эшләр башкарылды, быел тротуарларга игътибар бүленәчәк.
– Сез төрле программаларда бик актив катнашасыз. Узган елда район “Башкортстан ихаталары” программасында катнашты.
– Николо-Березовка – югарыда әйтүебезчә, борынгы бистә, элек машиналар аз булу сәбәпле, йорт алларында парковка урыннары бик тар калдырылган. Халык биредәге территориядән үз мәнфәгатендә файдаланган – кемдер бакча утырткан, кемдер гараж төзеп куйган, хәтта кош-корт асраучылар да бар. Билгеле, биредә эстетика аксый, матурлыкка урын аз.
Без – халык белән киңәшләшеп, төзекләндерү эшләрен башладык. Былтыр Юл урамындагы йортлар янында парковка урыннарын киңәйттек, яктылыкны көчәйттек, эскәмияләр урнаштырдык, агачлар утырттык, балалар мәйданчыгы куйдык. Урналар, камералар куелгач, ихаталар ямьләнеп, матурланып калды. Билгеле, халыкка мондый үзгәрешләр ошады. Югыйсә, өйрәнелгән тормыш рәвешеннән аерылырга, йорт алдындагы законсыз корылмасыннан, түтәлләреннән аерылырга теләмәүчеләр дә шактый иде. Мин халыкның бакча үстерүен хуплыйм гына, үз яшелчәләреңнән дә яхшысы юк, әмма бакчаның үз урыны булу шарт, ә йорт аллары күркәм булырга тиеш.
Быел да бу программага керүгә ирештек, әле Яшьләр урамында “Башкортстан ихаталары” буенча эшләр бара. Биредә чүп контейнерлары өчен махсус мәйданчык, шулай ук резина түшәмәле спорт һәм балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк, камералар урнаштырылачак, тротуар, парковка урыны булдырылачак.
Биредә яшәүчеләр берлектә финанслауда катнаша, ул проект суммасының бер процентын тәшкил итә. Төзекләндерү кыйммәткә төшми, бер квадрат метры – 34 сум. Аның каравы, барысы да матур, уңайлы булачак. Гомум сумманың күпчелек өлеше – (94 проценты) республика бюджетыннан, 5 проценты – муниципаль бюджеттан. Проектның гомум суммасы 9,7 миллион сум тәшкил итә.
– Бистә балалар өчен мәйданчыклар белән баетылды, бу исә матур гына түгел, бик уңайлы да.
– Әйе, яңарак кына Кама урамында “Эшлекле гамәлләр” программасы ярдәмендә балалар мәйданчыгы урнаштырдык. Гомумән, бистәдә барлыгы 17 балалар мәйданчыгы куелды, яшь әниләр, балалар өчен бик уңайлы.
“Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча мәктәптә 64 тәрәзә алмаштырылды. Подъездларны ремонтлау программасына узган елда Юл урамында өч йорт кергән иде, быел инде алты йортка өмет итәбез. “Уңайлы шәһәр мохите” программасы буенча Изге Николай чиркәве янында төзекләндерү эшләре башкарылды, Кама буена төшәргә баскыч урнаштырылды, тротуарга асфальт түшәлде.
Николо-Березовка искиткеч матур урында урнашкан, тирә-якта наратлар, гүзәл Кама агып ята. Шундый төбәкне матур итеп тотмау гөнаһ булыр иде. Бу урын туристлар үзәге булырга тиеш. Ел саен безгә якынча 60 мең турист килә, ә аларның саны күпкә артыграк булырга тиеш, чөнки Николо-Березовка – уникаль урын, изге урын. Биредә тарих үзе яши, һәм без аны сакларга тиеш. Шөкер, бу эштә безгә республика, федераль программалар ярдәм итә. Эстетика елында исә шактый эш башкарылыр, дип өмет итәбез, шуңа тырышабыз, омтылабыз.
– Марсель Мазһарович, бу изге эшегездә уңышлар телибез. Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.