Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә елның 6 аенда “Инцидент-менеджмент” системасында халык мөрәҗәгатьләре белән эш анализын карадылар.
- Бүген “Инцидент-менеджмент” системасына барлык муниципаль берәмлекләр һәм республика башкарма хакимият органнары тоташтырылды, - дип билгеләде төбәк Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская. - Социаль челтәрләрдә муниципаль берәмлекләрнең 560 аккаунты һәм министрлыклар һәм ведомстволарның 260 аккаунты теркәлгән.
2018 елның ноябрендә эшкә керешкәннән алып социаль челтәрләрдә 130 меңгә якын мөрәҗәгать килгән, шуларның 26 меңе - 2020 елның беренче яртысында.
Иң актуаль темалар арасында - «Юллар», «Торак-коммуналь хуҗалык», «Төзекләндерү", «Коронавирус», «Сәламәтлек саклау», шулай ук «Социаль хезмәт күрсәтү һәм яклау», «Иҗтимагый транспорт» һәм «Мәгариф». Иң күп мөрәҗәгатьләр Уфа, Стәрлетамак, Уфа районы, Нефтекама, Ишембай һәм Иглин районнарында яшәүчеләрдән килә. 2020 елда бу юнәлештә иң яхшы эш 14 муниципалитетта билгеләнде. Беренче урында - Уфа, Туймазы һәм Уфа районнары. Министрлыклар һәм ведомстволардан лидерларда - Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары.
Башкортстанда «Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы» федераль мәгълүмат системасы базасында "Үзара элемтә платформасы» (ПОС) пилот проекты актив кертелә. Беренче яртыеллыкта бу электрон мәйданчыкта Башкортстан халкыннан 485 мөрәҗәгать кергән.
Социаль коммуникацияләр идарәсе шулай ук республика белән идарә итү үзәге (ЦУРа) эшчәнлеген оештыруда катнаша. Яңа структура республика халкының көнүзәк проблемаларын тиз хәл итүгә ярдәм итәчәк.
- Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү - уртак эшчәнлекнең мөһим юнәлеше, ул безнең үсеш векторларын төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Бездә юллар - мөрәҗәгать итүнең беренче урынында. Бу проблеманы хәл итәргә кирәк: киләсе елда юлларны комплекслы рәвештә ничек төзекләндерү турында уйларга. Бу гаять катлаулы бурыч, чөнки ул зур акча һәм көч таләп итә. Резервлар эзләячәкбез. Узган елда мөрәҗәгатьләр саны буенча беренче урында сәламәтлек саклау булды, хәзер медицина тематикасы бишенче урыннан югары күтәрелми. Бу кабул ителгән чараларның нәтиҗәсе. Юллар белән дә, башка мөрәҗәгатьләр белән дә шулай эшләячәкбез.