Кичә Уфада юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: Renault Sandero автомобилен йөртүче 8 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Бу хакта Уфа буенча ЮХХДИда хәбәр иттеләр.
Авария Р. Зорге урамындагы 63/5 санлы йорт янында була. Чит ил машинасы руле артында 53 яшьлек ир булган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, бала юлга кинәт чыккан.
Малай төрле җәрәхәтләр алган. Аны дәваханәгә озатканнар. Авариянең хәл-шартлары ачыклана.