Башкортстанда ике күрсәткеч буенча үлүчеләр саны кимегән. Бу хакта табиблар быелның гыйнвар-июнь айларындагы динамиканы анализлап хәбәр итте.
Беренчедән, кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны кимегән. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Гөлнара Зиннурова сүзләренә караганда, кимү 14,9 процент тәшкил иткән. Моңа яңа технологияләр һәм авыруларны дәвалауга комплекслы карау ярдәм иткән.
Шулай ук спиртлы эчемлекләр белән агуланудан үлүчеләр саны да кимегән. Әйтик, быел 76 кеше үлгән. 100 мең кешегә әлеге күрсәткеч 1,9 процент тәшкил иткән. Бер ел элек 139 кеше агуланып үлгән булган.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, фаҗигаләр аеруча Уфада күп булган. Биредә 22 кеше һәлак булган. Икенче урында - Стәрлетамак. Анда биш зыян күрүчене коткарып кала алмаганнар. Ишембайда һәм Салаватта ике фаҗига булган. Районнар арасында беренчелек - Иглиндә. Биредә тугыз кеше үлгән.