Күптән түгел авариядә ике кешенең гомерен өзелүе турында язган идек инде.
Исегезгә төшерәбез: бу хәл 22 июльдә көндез республиканың Аскын районында булды. Анда Әмир авылында Биваш елгасы күпереннән "Лада Приора" автомобиле суга төшеп киткән иде. Нәтиҗәдә, Ярмәкәй районыннан 32 яшьлек Ильвина М. һәм Әмир авылыннан 34 яшьлек Филүс Я. һәлак булдылар. Алар гашыйк пар булган һәм шул көнне Филүснең туган авылына никах турында килешергә кайткан булганнар.
Ильвинаның 11 яшьлек кызы һәм инвалид әнисе калды. Иң якын кешеләрен югалтуны алар бик авыр кичерә.
Хәзер һәлак булган хатынның кызы һәм әнисенә ярдәм кирәк, чөнки алар ярдәмчесез калган. Ильвина кызын мәктәпкә җыярга өлгермәде. Ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр 5336 6901 6586 1420 санлы картага акча күчерә ала. (Карта Ильвинаның апасы Светлана Никитина исемендә).
Мохтаҗларны ярдәмсез калдырмыйк, җәмәгать!