М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Нурия Хәлиуллина белән әңгәмә.
Әңгәмәдәшебез студент елларында Каюм Насыйриның “Әбүгалисина кыйссасы”н укып, төп геройның озак еллар мәгарәдә белем алганнан соң, келәм астына яшерелгән кәгазь битен тоя алганына бик кызыга. Бүген килеп, ул үзен шундыйрак дәрәҗәгә җиттем дип уйлый.
— Нурия Усмановна, Сезгә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты буларак, иң тәүге чиратта “милләтебез, телебез өчен борчыласызмы?” дигән сорауны бирәсе килә.
— Әлбәттә, борчылам. Кеше-ләрдә милли рух икенче урынга күчә бара. Икенче яклап, бу күчешне үзгәреш дип тә кабул итәргә була. Ә теләсә нинди үзгәреш – ул үсеш: XIX гасырда булган әйберләр инде XXI гасырда да нәкъ шулай булуы мөмкин түгел. Эволюция дәвам итә. Туган телне саклау өчен, минемчә, иң гади әйберләр үтәлергә тиеш: гаиләдә, урамда, кибетләрдә, башка шундый урыннарда мөмкин кадәр туган телдә, татар телендә аралашу, туган телдә китаплар, гәзит-журналлар уку, яттан шигырьләр сөйләү, җырлар тыңлау, университетка татар бүлегенә абитуриент алып килү кебегрәк эшләрне атап үтәр идем.
— Белүемчә, Сез мәктәпне тәмамлаганнан соң, Кушнаренко педагогия училищесында укыгансыз һәм татар телле мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен алгансыз. Димәк, татар теленә Сез мәктәп елларыннан ук битараф булмагансыз.
— Мәктәптә укыганда да, училищеда укый башлаганнан соң да мин төгәл фәннәрне беренче урынга куя идем. Бөтен дәресләр буенча да яхшы укыдым, ләкин минем өчен математика, химия, биология иң кирәкле дәресләр булды. Шулай булса да, 4нче сыйныфта укыганда Ирек абый татар теленең өч томлык аңлатмалы сүзлеген алып кергәч, мин бу китапларны күреп шаккаткан идем, һәм шул чактагы күңел кыллары тибрәнгән хис әле дә саклана. Ә инде Кушнаренкода туксанынчы еллар башында укыдым. Озак еллар ябылып торганнан соң, бу данлыклы педагогия училищесы яңадан ачылды, без дүрт төркем (өчесе татар төркеме) беренче студентлар сафына кабул ителдек. Бу чор – илебездә яңарыш җилләре искән, милләтпәрвәрлекнең киң колач җәйгән, Башкортстанда яшәгән татарларның рухи күтәрелеш кичергән чагы. Шул елларда беренче тапкыр татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы үткәрелде. Мин дә, яхшы укучыларның берсе буларак, олимпиадада катнаштым һәм училище студентлары арасында беренче урынны алдым. Хәтердә, олимпиада беренче тапкыр үткәрелгәнгәдер, зурлап оештырылган иде: министрлыктан кунаклар, Башкорт дәүләт университеты, ул чорда Башкорт дәүләт педагогия институты татар бүлеге укытучылары безне сәламләде, очрашулар, экскурсияләр үткәрелде, студентлар концерт куйды. Җиңүчеләргә зур бүләкләр бирделәр. Мин инде татар әдәби телендә чыгыш ясаган укытучыларга карап бик сокландым, алар бик зыялы, иң укымышлы кешеләр булып тоелды. Мондый олимпиадалар, безнең татар теле укытучысы Зәлифә апа Нәгыймуллина җитәкчелегендә зур делегация белән инде кабатлана торды, ел саен дипломнар “төяп” кайта идек. Шулай итеп, мин татар дөньясына, филологиягә кереп киттем. Нәтиҗәдә, бик алдынгы мәктәпнең директоры мине башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак эшкә көтеп торуга карамастан, мин Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс белгечлеге буенча көндезге бүлеккә укырга кердем.
— Нурия Усмановна, фәнгә кереп китү юлыгыз турында сөйләп үтсәгез иде.
— Без укыган чорда университет борынгы классик университетлардан күчеп килгән бер рух белән сугарылган иде. Безне бик көчле, үз эшләренең осталары, һөнәрләренә мөкиббән киткән укытучылар укытты: Радик Сибәгатов, Риф Мөхәммәтҗанов, Земфира Заһи-дуллина, Камил Дәүләтшин, Бәйнә Сәлимгәрәева, Сәгыйдулла Хафизов, Давид Гутман, Венера Ибраһимова, Людмила Әюпова, Кәбир Закирҗанов, Марат Шәри-пов, Рәүф Идрисов, Светлана Родионова, Светлана Салова һәм башкалар. Алар турында легендалар йөри, һәрберсенең ниндидер “изюминка”сы бар иде. Университетта барыбыз да төпле белем алдык, китапларны “метрлап” укыдык. Мондагы дәресләр гади генә дәрес булмыйча, телнең иң тирән урыннарына, әдәбият дөньясына, геройлар арасына, “Семирамида бакчалары”на алып кереп китә иде. Минем дә шундый остаз укытучы буласым, университетта укытасым килде. Университетны кызыл диплом белән тәмамлагач, аспирантурага калырга тәкъдим иттеләр һәм мин укуымны дәвам иттем. Дөньякүләм танылган тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхулов җитәкчелегендә белем алып, фәнни хезмәт язу үзе нинди мәртәбә! Ул үзе дә Н. А. Баскаков, Ә. Р. Тенишев, Б. А. Серебренников кебек бөек галимнәрдә белем алган, аның шәхси китапханәсендәге хезмәтләр авторлар тарафыннан култамгалар куеп бүләк ителгән. Миңа, гади бер авыл кызына, шушы хезмәтләргә таянып эш итәргә туры килде. Шуңа күрә остазым Алмас Галимҗан улына чиксез рәхмәтлемен. Аның фундаменталь белеме, тел һәм кешелек аңының дөньяны танып белүе турындагы алдынгы карашлары, Русия һәм барлык БДБ илләре, Төркия, Европа илләрендәге галимнәр белән якын мөга-мәләсе миңа тагын да югары күтәрелергә этәргеч бирде. “Идел-Урал буендагы төрки телләрнең бер иҗекле тамырларының алтай телләре гаиләсе контекстында семантик һәм идеографик характеристикасы” дигән кызыклы темага 2003 елда кандидатлык диссертациясен “Тел теориясе” белгечлеге буенча уңышлы якладым. Ул чорда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы аспиранты өчен Л. М. Васильев кебек шәхес җитәкләгән советта диссертация яклау үзенә күрә бер зур казаныш булгандыр дип уйлыйм: белгечләр төрки тамырларның үзенчәлекләрен тикшергән безнең хезмәтне тел теориясе күзлегеннән караганда югары бәһаладылар.
— Филологиянең юнәлешләре бик күп бит ул, ә ни өчен нәкъ телче булып киттегез?
— Икенче курста укыганда без, студентлар, ныклап уйлап, тел яки әдәбият юнәлешен сайладык. Хәзер инде тел буенча китүемнең нигезе булганлыгын да аңлыйм. Минем балачактан сакланган дәфтәрләрем бар. Башлангыч сыйныфларда ук мин сүзлек төзергә уйлаган идем. Анда сүзләрне язып, мәгънәләренә аңлатма җыя башлаганмын. Әлбәттә, ул вакытта мин моны ни өчен эшләгәнемне аңлап бетерә алмаганмындыр, ләкин шундый эчке таләп булган. Икенче очрак – ул университетка укырга кергәч булды. Ул вакытта “отработка” дигән нәрсә бар иде. Без, берничә кыз, БДУның тарихи-чагыштырма тел белеме кафедрасына тәгаенләндек: кафедра стенасы зурлыгы 2х3 метрлы “Һинд-Европа телләренең нәсел агачы” дигән плакатның тузанын сөртергә кушылды. Мин шунда дөнья телләренең күплегенә, аларның үсешен шәҗәрә рәвешендә күрсәтеп булганына шаккаттым, әдәбиятчы булса, “хисләндем” дип әйтер иде. Ә өченче очрак – ул Алмас Шәйхуловның “Идел-Урал буендагы төрки, фин-угыр, славян телләрен” тикшерү буенча лабораториясен күргәч булды. Анда тупланган бай материалның күләмен, искиткеч булуын университетның татар бүлеген тәмамлаган һәрбер кеше белә, сөйләп торасы юк. Шул лабораториядән диссертация яклап чыккач, мин үземне, чынлап та, мәгарәдән, келәм астындагы кәгазьне дә сизәрлек дәрәҗәдә тойдым. Татар теленең генә түгел, төрки, хәтта монгол, тунгус-маньчжур телләренең уртак тамырларын тикшердем, кеше теленең тарихи үсеше ничек булганын, дөньяны күзаллау телдә ни рәвешле баруы турындагы глобаль сорауларга күпмедер җавап та бар кебегрәк булды. Мин бу эшне, фәнни юнәлешебездәге карашларны шулка-дәр яратып башкардым. Лингвистикада (тел турындагы фәндә) нәкъ шундый юнәлешләр булганга күрә, мин бу өлкәдә күңелемне биреп эшли алам, чөнки, югарыда әйтелгәнчә, монда математика, биология кебек мин яраткан өлкәләр бер урында кисешә. Хәзер, гомумән, дөньяны, шул исәп-тән телне дә, ниндидер сеткалар, матрица, челтәрләр, ячейкалар рәвешендә сурәтләү модада. Бу тормышта бер генә уй, кичереш, гамәл дә очраклы гына булмый икәнен бүген мин тирәнтен аңлыйм.
— Бүгенге көндә Сез М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшлисез. Ул Башкортстанда татаристика буенча әйдәп баручы фәнни-педагогик үзәк санала. Шул хакта да әйтеп узсагыз иде.
— Әйе, бу кафедрада 2003 елдан башлап хезмәт салам, ул минем туган университетыма әверелде, чөнки коллективыбыз үз эше дип, туган телебез, мәдәниятебез өчен җан атып йөргән укытучылардан тора. Безнең тату коллектив профессор Илшат Сәхиятулла улы Насиповның ныклы канаты астында. Бу коллективта эшләү – ул зур бәхет. Без азбыз, ләкин нык торабыз дип әйтер идем. Әйдәп баручы үзәк булудан тыш, безнең кафедра, мәсәлән, 2019 елның уку-укыту, фәнни, тәрбия эшләренең нәтиҗәләре буенча университетның 40тан артык кафедрасы арасында “беренче биш” урынның берсен алды. Кафедраның казанышлары, мондагы белгечлекләр, безнең төрле юнәлештәге элемтәләребез, мәктәп укытучылары белән хезмәттәшлек, мәктәп балалары белән алып барылган зур эшләр, проектлар, республика, Русия, халыкара күләмдәге зур чаралар турында һәрдаим материаллар дөнья күреп тора. Мин филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтының бер өлеше булган татар бүлегендә бакалавриат буенча “Туган тел тарихы”, “Борынгы телләр”, “Хәзерге татар әдәби теле”, магистратура буенча “Социолингвистика”, “Психолингвистика”, “Тарихи-чагыштырма тел белеме” кебек дәресләрне алып барам. Үзем җаваплы булган эшләрне, аеруча, фән эшләре буенча, магистратура буенча, сәләтле мәктәп балалары белән эшләрне яратып башкарам, чөнки алар минем табигатемә туры килә. “Буыннар сабагы”, “Акмулла олимпиадасы” проектларының модераторы булып торам.
Безнең университетта кафедра каршында Казан федераль университеты Каюм Насыйри институтының Уфа үзәге берничә ел дәвамында эшләп килә. Бу үзәктә мин методист эшчәнлеген алып барам. Каюм Насыйри институтының максаты – Татарстаннан читтә татар телен популярлаштыру. Безнең үзәк бик актив эшчәнлек алып бара һәм нәтиҗәле эшләүче үзәкләрдән санала. Казан федераль университетындагы коллегалар белән тыгыз элемтәдә торабыз, алар безгә фәнни-методик яктан зур ярдәм күрсәтә. Татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар үткәрү – үзәкнең төп юнәлешләренең берсе. Төрле өлкәләргә караган, зур гына вазифалар алып торган кешеләрнең татар теле белән кызыксынуы, аны үзләштерергә омтылуы, әлбәттә, безгә дәрт өсти.
— Нурия Усмановна, эшләгән дәверегездәге иң уңышлы чорны атый аласызмы?
— Уңышлы диюдән бигрәк, күңелгә аеруча сеңеп калган дип әйтер идем, чөнки һәр чорның үз уңышы. Укыту белән беррәттән, филология факультетында, соңыннан чит телләр факультеты белән кушылгач, филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтында фән эшләре буенча декан, директор урынбасары вазыйфасын үтәгән чор бер эйфория (рәхәтлек) кичерергә мәҗбүр итә. Биш ел дәвамында күпсанлы күргәзмәләр, конференцияләр, конкурслар оештырылды, яшь галимнәр белән күп эшләр башкарылды, анда минем дә ролем зур булды. Проректор Алмас Флюр улы Мостаев җитәкчелегендә университетның башка факультет, институтларыннан коллегалар бер команда булып тупланган идек. Әле очрашканда барыбыз да ул елларны сагынып сөйлибез.
— Иң зур хыялыгыз?
— Хыяллар бар. Шуларның берсе – зур йорты, алмагач бакчасы булган бик матур “утар” булдыру. Анда, ял итү белән беррәттән, минем җитәкчелектә татар телен өйрәнү курслары оештырыла, тренинглар үткәрелә, мин коучинг белән шөгыльләнәм. Бу хыялның ни дәрәҗәдә тормышка ашачагын әлегә белмим, ләкин тырышачакмын.
— Әйткәндәй, Сез нинди ана?
— Улым Арсен әйтүенчә, “Дөньядагы иң яхшы әни”. Бу бәя аның һәрбер теләгәнен үтәгәнгә, теге уенчыкны, яисә бу әйберне алып биргәнгә күрә түгел, ә бөтен күңелем белән аны яратканым, бала психологиясен белгәнем өчен дип уйлыйм. Яхшы әни булыр өчен бик тырышам, гомумән, һәр кешенең балачактан ук бәләкәй, зур хыяллары тормышка аша барырга тиеш. Шулай булганда гына ул бәхетле була, гармонияле үсешә.
— Сез әниегезнең нинди сыйфатларын алгансыз?
— Әнкәйдә эчке сиземләү (интуиция) көчле иде. Шулай ук аңа охшап, тырыш, уңган, ярдәмчел, туры сүзлемен дип әйтер идем. Ул максатын белеп куя һәм шуңа ирешә иде, көчле шәхес булган дип уйлыйм. Ә менә әнкәйнең сакчыллыгы сеңлем Эльмирага бирелгән. Заманында әнкәйнең саналган сыйфатлары аркасында, шулай ук, әткәй районда гына түгел, республика күләмендә алдынгы комбайнчы булганга күрә, без бәләкәй чактан ук рәхәтләнеп үзебезнең “Москвич”та йөрдек, кирәк җиргә утырып чыгып киттек, теләгәнебезне алдык.
— Кай тарафларда ял итәргә яратасыз?
— Туган авылымда, туган нигездә. Әле аның җылысын әткәй саклый. Әйткәндәй, ул гомере буена “Кызыл таң” гәзитен алдырды һәм алдыра да. Гәзитнең һәр мәкаләсен бер җөмләсен дә калдырмый укып бара.
— Туган як Сезнең өчен ул нәрсә?
— Минем өчен туган як – ул туган нигез, туган йорт, авылым, Башкортстан. Минем өчен “нигез” төшенчәсе киң мәгънәгә ия, аны сакларга, югалтмаска кирәк дигән фикердәмен.
— Нурия Усмановна, ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезгә алдагы көннәрдә дә барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телисе килә.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.