+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
3 сентябрь 2020, 12:50

Хуҗасыннан "качкан" машина табылган

Аны берничә атна эзләделәр.

Аны берничә атна эзләделәр. Башкортстанның Мәчетле районында водолазлар елгадан 20 августтан бирле эзләгән машинаны тартып чыгарган. Бу хакта бүген, 3 сентябрьдә, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте. - Ведомствоның авария-коткару хезмәткәрләре әлеге җиңел машинаны эзләүгә берничә тапкыр чыкты. Бүген генә алар "семерка"ны ул югалган урыннан 350 метр ераклыкта таба алды. Соңрак ачыкланганча, хуҗа автомобилен елга ярында калдырган булган, ә әйләнеп килүенә машина юкка чыккан, - дип билгеләп үттеләр ведомствода. Билгеле булуынча, машина 4 метр биеклектәге ярдан суга төшеп киткән. Фото:ufa1.ru
Читайте нас