+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
7 сентябрь 2020, 06:25

Балаларга каршы газ ачкан

Җинаятьче шул рәвешле аларның әти-әнисен акылга утыртырга булган.

Җинаятьче шул рәвешле аларның әти-әнисен акылга утыртырга булган. Уфада яшәүче гаиләне үз фатирыннан куып чыгарырга тырышкан ир кулга алынган. Максим С. балалар булган бүлмәдә газны ачкан. Исегезгә төшерәбез, вакыйга шушы елның июлендә булды. Чупраковлар гаиләсе ипотека буенча түләүләрне башкара алмаган, шуңа күрә банк аларның фатирын сатуга куйган. Торакны Максим С. сатып алган, элекке хуҗаларны ачыкларга ул куркыныч юлга барган. Абыйсы Артем белән бергә ул камуфляж форма киеп, фатирга килеп керә һәм газ җибәрә. Бу газның күзләрне зарарлавы билгеле. Бу вакытта фатирда ике бала һәм аларның әти-әнисе була. Зыян күрүчеләр сүзләренчә, газ аркасында балалар сулый алмый башлаган һәм хәзер тикшеренү узарга мәҗбүр. Фото: total.kz
Читайте нас