Республика юлында янә зур автоһәлакәт. Бүген республикада зур авария теркәлгән. Вакыйга Уфа-Аэропорт юлына барып җитмичә М-5 трассасында булган. Шаһитлар трассада өч автомобиль бәрелешүен хәбәр итә. Зыян күрүчеләр арасында бер зур йөк машинасы да бар. "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы билгеләп үткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар җитди җәрәхәтләр алган. Һәлакәт урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм башка махсус хезмәтләр: табиблар, коткаручылар, полиция эшли. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыкларга кирәк булачак. Фото:bash.news