Стәрлетамак халкы ризасызлык белдерә. Кичә Стәрлетамакның 1нче клиник дәваханәсе янында кешеләр авыруларга әйбер тапшыру өчен зур чиратка тезелгән. Социаль челтәрләрдә бу турыда фотолар барлыкка килде. - Бу коронавирус башка җитә инде. Әгәр дә чиратта торучылар дистанция дә сакласа, чират тукталышка кадәр җитәр иде, - дип язалар социаль челтәрләрдә бу хәлгә шаһит булучылар. Чыннан да, вирус бик күп уңайсызлыклар тудыра, әмма аның үтүен шул рәвешле көтәргә генә кала. Фото:news.bash