Мәләвез шәһәрендә 67 яшьлек ир-егет кирпеч астында калып һәлак булган. Бәхетсезлек очрагы 4 сентябрь кичендә булган. Фаҗига шаһитлар күз алдында була. Пенсионер ташландык гаражны сүтәргә булган. Көтмәгәндә аның өстенә кирпеч ишелә. Алган җәрәхәтләрдән ир медицина хезмәткәрләре килеп җиткәнче үк һәлак була. Кызганычка каршы, аңа янындагылар да ярдәм итә алмый. Фото: pixabay.com