Мәскәүдә "Leisure 2020 ялы" халыкара форум-күргәзмәсе ачылды.
8 сентябрьдә Мәскәүнең "Сколково" инновацион үзәге мәйданчыгында "Leisure 2020 ялы" халыкара форум-күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә 26нчы ел рәттән үткәрелә. Быел төп тема - эчке һәм чит ил туризмын үстерү. Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зәринә Догузова күргәзмәдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.
Чарада Русия компанияләре генә түгел, туризм буенча чит ил офислары вәкилләре дә катнашты.
Әлеге форум-күргәзмәдә Башкортстан Республикасы стенды да тәкъдим ителде. Аның туристлык потенциалын тәкъдир итү өчен Русия башкаласына бөтен республикадан туристик индустрия вәкилләре: туризм өлкәсендәге экспертлар, туроператорлар, «Янгантау» һәм «Торатау» геопарклары хезмәткәрләре килде.
"Баштурсоюз" рәисе Илдар Биккузин түбәндәгеләрне белдерде:
- Башкортстан күргәзмәдә берничә тапкыр катнашты. Елдан-ел республика стенды яхшыра бара. Бу - төбәк һәм республика турпродуктлары рекламасы. Биредә хезмәттәшләр белән турыдан-туры аралашырга мөмкин, транспорт логистикасы, турмаршрут турында телдән мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Минемчә, мондый чаралар форумда катнашучылар өчен дә нәтиҗәле. Күрше төбәкләр турында бөтен мәгълүмат бер урында тәкъдим ителә, беркая да барырга һәм очарга кирәкми.
Башкортстан экспозициясе белән "Ростуризм" башлыгы Зәринә Догузова да танышты. Республика делегациясе вәкилләре аңа төбәкнең туристик мөмкинлекләре турында сөйләде, шулай ук курайда уйнап күрсәттеләр.
"Leisure 2020 ялы" форум-күргәзмәсе кысаларында сессияләр, "түгәрәк өстәл"ләр, дискуссияләр, практик кейслар һәм презентацияләр узачак. Катнашучылар профессиональ сорауларга җаваплар таба, тармак экспертларыннан яңа күнекмәләр һәм белемнәр алалачаклар. Форум-күргәзмә 10 сентябрьдә төгәлләнәчәк.
Тулырак мәгълүматны чараның рәсми сайтында укыгыз: https://www.tourismexpo.ru/leisure/news/41133