Аны берничә атна эзләделәр.
Башкортстанның Мәчетле районында водолазлар елгадан 20 августтан бирле эзләгән машинаны тартып чыгарган. Бу хакта республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.
- Ведомствоның авария-коткару хезмәткәрләре әлеге җиңел машинаны эзләүгә берничә тапкыр чыкты. Бүген генә алар "семерка"ны ул югалган урыннан 350 метр ераклыкта таба алды. Соңрак ачыкланганча, хуҗа автомобилен елга ярында калдырган булган, ә әйләнеп килүенә машина юкка чыккан, - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Билгеле булуынча, машина 4 метр биеклектәге ярдан суга төшеп киткән.