+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
11 сентябрь 2020, 06:45

“Кулак” оныгы булуым белән горурланам!

Фуфайкасын салдырып алып, бер йолкышның кызына кидерүләренә ерак әбекәем үксеп елаган...

Фуфайкасын салдырып алып, бер йолкышның кызына кидерүләренә ерак әбекәем үксеп елаган...

Язын күпләребез үзизоляция вакытында телевизордан “Зөләйха күзләрен ача” фильмын карады. Дөресен генә әйткәндә, мин кино карарга бик яратмыйм, ләкин ниндидер тарихи вакыйгалар белән үрелеп барган фильм­нарга игътибар итәргә тырышам. Әле кино зәңгәр экраннарга чыкканчы ук тәнкыйтьчеләр бу әсәргә карата үз фикерләрен бик актив белдерә башлады. Берәүләр ул чын тарихны чагылдыра дисә, икенчеләре мөселман хатын-кызларының тормышы дөрес тасвирланмавын билгеләде. Минемчә, бу — гадәти күренеш, нинди генә әсәр язылмасын, кино төшерелмәсен, аны ошатучылар һәм ошатмаучылар һәрвакыт бар һәм булачак та. Шәхсән мине бу фильм ата-бабаларым яшәгән чорга алып кайтты. Шуңа да без бу киноның һәр сериясен 10 яшьлек улым белән көтеп алып карадык.

Әйе, минем аны улым белән каравыма сәерсенүчеләр дә булыр, ләкин мин беренче көннән үк һәр серияне карагач, үзебезнең гаилә күргән михнәтләр турында улыма сөйләп бардым. Шунысын дә әйтергә кирәк: улым да андагы кайбер “чамадан тыш ачык сюжетлар”га игътибар итмәде, ә нәкъ шушы тарихи вакыйгалар турында сораулар яудырыр булды.
Кызганычка каршы, бу чорда булган вакыйгалар мәктәптә үтелгән тарих дәресләрендә бик дөрес бирелмәгән кебек. Әле кайчан гына “кулак” кызы, улы булуны күпләр яшерә иде. “Кулак” нәселеннән булу ниндидер җинаятьче баласы булу кебегрәк кабул ителә иде. Имеш, алар кеше талап йөргән, башкаларны эшләтеп баеган һәм башкалар. Мин бәләкәй чакта тарихи чыганакларда шулайрак язылса, зур әнием бу хәлләрне башкачарак сөйли иде.
Зур әнкәйнең әтисе Фәттах карт та шушы заман шаукымына эләккән бул­ган. Мин инде дүртенче буын кешесе булсам да, нәселемә кагылышлы шушы хәлләр турында һаман да тулысынча белеп бетерә алмыйм, чөнки югарыда әйтүемчә, ул елларда “кулак баласы” булу бик нык яшерелгән. Бу турыда кинода да ачык күрсәтелде. Зөләйханың улы Йосыф соңрак тормышта үз урынын табар өчен исем-фамилиясен дә үзгәртергә мәҗбүр булды. Әлеге хәлләр турында инде 20 ел элек мәрхүмә булган зур әнкәй сөйләвеннән дә ишетеп беләм.
Фәттах карт үз заманының бик белемле, алдынгы карашлы кешесе бул­ган. Үзе ятим үссә дә, бик уңган, тырыш кеше булган ул. Зур әнкәйләр исә гаиләдә 10 бала булган. Билгеле, бу кадәр баланы туендыру ул заманда бик зур авырлыклар тудырган. Әмма зур әнкәй билгеләвенчә, алар михнәтләр күрмәгән, иркен үскән.
“Әтием мәһабәт гәүдәле, бик матур кеше иде. Аның моңлы итеп җырлавы әле дә исемдә. Кеше белән дә бик матур, тыныч кына итеп сөйләшә иде ул. Ләкин без әтине бик сирәк күрә идек, чөнки ул һәрвакыт эштә булды”, — дип сөйли иде зур әнкәй.
Ул заманда, чыннан да, кешеләр байлар һәм ярлыларга бүленгән. Картәтинең баюы да бары тик шушы тынгысыз, эшчән булуына бәйле. Ул тоз саткан. Билгеле булуынча, элекке заманда тоз бик кыйммәт булган. Картәти хәзерге Соль- Илецк шәһәренә барып, тоз алып кайтып сатар булган икән.
“Күп вакыт ул авылда яшәүче­ләрдән йомырка җыеп алып китә иде. Күрәсең, ул аны читтә югарырак бәягә саткандыр”, — дип тә искә алуын хәтерлим зур әнкәйнең.
Хәзер инде зур әнкәйнең “әти өйдә тормый иде” дигән сүзләрен дә яхшы аңлыйм. Ул заманда әле техника булмаганлыктан, чит өлкәгә бару берничә тәүлек вакытны алган. Шуңа да әтисенең еш өйдә булмавы әле 6-7 яшьлек кенә зур әнкәйнең хәтеренә шулай сеңеп калгандыр.
Фәттах картның ике катлы өч өе булган. Берсе – кунак өе, икенчесендә үзләре яшәгән, өченчесе... Әле мин бәләкәй чакта да бу өйләрнең берсе бар иде, һәм мин аны яхшы хәтерлим. Балтач районының Иске Янбай авылының Үзәк урамындагы кибеттән ерак түгел урнашкан агач өй иде ул. Мин аны карайган, иске өй кебегрәк хәтерлим. Ләкин шулай булса да, ул әле мин үскәндә дә биек, зур өй булып утыра иде. Кызганычка каршы, ул өйне соңрак сүттеләр. Кечкенә чакта зур әнкәйгә кунакка баргач, ул мине кибеткә алып барганда: “Менә мин үскән өй”, – дип күрсәтеп уза иде аны.
Кызганычка каршы, зур әнкәйнең мондый бәхетле балачагы озакка сузылмаган. Ил җитәкчеләре һәркемне тигез күрү максаты белән байларның милкен тартып алып, ярлыларга тарата башлаган. Билгеле, Фәттах картны да мондый язмыш урап узмаган.
“Авылда яшәгән хәллерәк кеше­ләрнең малларын тартып алып, җыен ялкауларга, булдыксызларга тараттылар, – дип, соңрак та күз яшьләренә буылып сөйли иде әле зур әнкәй. – Безнең өйдән дә бөтен нәрсәне алып чыгып киттеләр. Шәрә диварлар гына торып калды. Әтием ятим үскәнлектән, өч өйнең берсен калдырдылар. Ә бит күпләрне өйләреннән дә куып чыгардылар, гаилә башлыкларын сөргенгә озаттылар, – ди иде зур әнкәй.
Әйе, ул заманда да кеше талап баючылар аз булмаган. Андыйларны юк итәр өчен бу алым, бәлки, дөрес тә булгандыр, әмма үз көче белән җитеш тормышта яшәүчеләр күп бул­ган бит. Тир түгеп җыйган милкен тартып алып, кешегә таратып биргәндә ул гаилә башлыкларының ниләр кичергәнен аңлау кыен түгелдер.
“Безнең өстәлдән ризык өзелми иде. Киемебез дә ул заманда бик яхшыдан санала иде. Мин беренче-икенче сыйныфларда укыганда башланды ул “раскулачивание”. Ул вакытта мәктәпкә сырган фуфайка киеп йөрим. Заманына күрә бик кыйммәт кием санала иде ул. Әлеге хәлләр башлангач, минем фуфайканы тартып алып, сыйныфташыма бирделәр. Аның гаиләсе бик ярлы иде. Әти-әнисе бик ялкау кешеләр иде, хәтта колхоз эшенә дә чыкмыйча, төрлечә качып кала торганнар иде. Мәктәпкә барам да шул кызның өстендәге фуфайкамны күреп елыйм. Ул кыз минем янда, чыннан да, курчак кебек күренә иде, чөнки әни миңа әллә ничә ямаулы иске-москы киемнәр кидерә иде”, — дип сөйли иде зур әнкәй.
Билгеле, зур әнкәйнең күңелендә бу вакыйгларның кайберләре генә калгандыр. Ә аның әтисе бу вакытта ниләр кичерде икән?.. Тир түгеп җыйган дөньяңны бер көн эчендә тар-мар итсеннәр әле!..
Русия тарихы, чыннан да, бик катлаулы. Кызганычка каршы, бездә бик күп вакыйгаларга берничә гасыр үткәч кенә анализ ясала. Ниһаять, акрынлап булса да шушы “раскулачивание”нең, уңай ягы белән беррәттән, кире яклары булуын да бүген аңлый башладык шикелле. Һәм бүген инде мин, бер гасыр үткәч зур горурлык белән: “Әйе, мин – “кулак” оныгы!” – дип әйтә алам. Мондый сәясәт нәтиҗәсендә никадәр уңган, булдыклы ир-егетләрнең башы себер киткән.
Шушы заманның кайбер алымнары безнең тормышка да күчкән кебек. Әйе, алар инде бик нык заманлаштырылган. Мәсәлән, гомер буе эшләмичә дә колхоз эшеннән башы чыкмаган кешеләрнеке кадәр пенсия алып ятучылар да аз түгел бит.
Узган уку елы вакытында улым белән мәктәп хәлләре турында сөйләшәбез. Сүз анда тукландыру темасына кереп китте.
— Әни, ни өчен минем кайбер сыйныфташларыма башка төрле ашамлык бирәләр? — дип сорый улым.
— Нәрсәсе белән аерыла соң сезнең ашыгыз?
— Безгә ботка гына бирәләр, ә кайбер балаларга җиләк-җимеш тә бар...
Дөресен генә әйткәндә, балага бу хәлне ничек аңлатырга да белмәдем. Шуларның берсе өч балалы гаиләдә тәрбияләнә, әтисе генә эшли. Шул ук вакытта, әнисе — һәр ата-ана җыелышына килеп, юктан тавыш чыгарып, укытучыны төрлечә мыскыл итәргә дә күп сорамый. Мин аны да гаепләмим, күренеп тора, бу хатынга тәрбия җитеп бетми. Әмма шул ук вакытта без эштән кайтып, ата-ана җыелышына арып-талып барып, укытучының һәр сүзен тын гына тыңлап утырсак, ул йокысын туйдырып, энергиясен кая куярга белмәгән кешене хәтерләтә. Шул ук вакытта, аның баласына мәктәптә туклану бушлай, чөнки аларның гаилә кереме билгеләнгән нормалардан аз. Ә без баланың туклануы өчен түлибез. Алай гына да түгел, андый гаиләләрдә тәрбияләнү­челәрнең балалары өчен меню да күпкә баерак...
Мондый хәлләр турында күп язарга мөмкин. Шул ук гомер буе колхозда савучы булып эшләгәннәрнең минималь пенсия алуы, кайберәүләрнең, дәваханә юлын таптап, булмаган чирне бар итеп, “инвалидлык” алуы һәм башкалар... Шул ук “раскулачивание” заманының кайтавазымы әллә болар?..

Гөлия Гәрәева.
Читайте нас