Стәрлетамак районындагы бу хәл буенча тикшерүләр булачак әле.
Бүген, 11 сентябрь иртәсендә, Стәрлетамак мәктәпләренең берсендә түшәм ишелеп төшкән.
Ашыгыч хезмәтләрдә хәбәр итүләренчә, әлеге хәл физкультура белән шөгыльләнү өчен бинада булган — бәхеткә, бу вакытта балалар дәрестә булмаган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, түшәмнең берничә плитәсе килеп төшкән.
Хәзер урында техник белгечләр, хезмәткәрләр һәм коткаручылар эшли. Түбәнең җимерелү шартлары һәм сәбәпләре билгеләнә.
Фото:gtrk.ru