+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
11 сентябрь 2020, 15:50

Шунда гомере өзеләсен үзе дә сизмәгәндер...

Республика хокук сакчылары фаҗига белән тәмамланган хәлне тикшерә.

Республика хокук сакчылары фаҗига белән тәмамланган хәлне тикшерә. 3 сентябрь кичендә Стәрлетамакта торак микрорайон янындагы урманда үтеп баручылар үтерелгән 46 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен тапкан. Әлеге факт буенча "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук сакчылары кайнар эзләр буенча шикләнелүченең шәхесен ачыклый алган. Ул элек берничә тапкыр административ җаваплылыкка тарттырылган 31 яшьлек ир булып чыккан. Башкортстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте6ән хәбәр ителгәнчә, вакыйга урынын тикшерү барышында тикшерүчеләр кан таплары булган ватылган пыяла кисәге табылган. Экспертиза анда шикләнелүченең бармак эзләрен күрсәткән. Тикшерү версиясе буенча, 2 сентябрь кичендә шикләнелүче урман полосасында үзенең танышы белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Бервакыт алар арасында низаг барлыкка килә, аның барышында ир-ат җирдән ватык пыяла кисәген ала һәм аның белән хатынның муенына берничә тапкыр бәрә. Алынган җәрәхәтләрдән хатын-кыз урынында үлгән. Җинаятьче бу урыннан качкан. Фото:sterlitamak.ru
Читайте нас