22 яшьлек егет тарыган бу хәл өчен кем җавап бирер? Караидел районында 22 яшьлек егет эштә кулын терсәгеннән өздергән. Бәхетсез очрак 14 сентябрьдә урындагы эшкуар предприятиесенең төзелеш цехында булган. Егет агач эшкәртү станогында эшләгәндә җайланмага сул кулы кереп киткән. Әлеге хәл турында төбәк Дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итте. Бу хәл буенча җентекле тикшерү булачак. Фото:pinterest.ru