Бу хәл буенча тикшерүләр булачак. Башкортстанда фаҗигале шартларда "Башкирэнерго"ның ике хезмәткәре һәлак булган. Бу хәл бүген Бөре районында булган. 33 яшьлек ике ир Кандаковка авылы янындагы электр подстанциясен ремонтлаган. Беренче версия буенча, аларны ток суккан, ике электромонтёр да урында һәлак булган. Хәзер әлеге фаҗиганең хәл-шартларын хезмәт хәвефсезлеге инспекторлары тикшерә. Фото:ufatime.ru